"Бер тапкыр татып карагач, гомерлеккә тартылырга була": алкогольнең зыяны турында лекция

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Эчкечелекне профилактикалау чаралары кысаларында Мамадыш үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Гомәрова Рузилә Мөхәммәтвакил кызы бүлекнең пациентлары белән «Хатын-кыз алкоголизмы» дигән темага лекция үткәрде.

Пациентларга алкоголизмны профилактикалауның әһәмияте турында сөйләнде, «сыра алкоголизмы» төшенчәсе каралды, алкоголизмның сәбәпләре, симптомнары, катлауланулары аңлатылды. Рузилә Мөхәммәтвакиловна пациентның үзе нәрсә эшли алуын, табиб һәм психолог бу начар гадәттән арыну өчен нәрсә эшли алуын, алкоголизмга каршы профилактик чаралар кулланылуын аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International