15 декабрьдә Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бу «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия программасының региональ этабы, ул быел үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә.
2022 ел бәйгесендә 157 предприятие һәм оешма тарафыннан 334 төр товар һәм хезмәт күрсәтелде: аларның 130ы – лауреатлар, 112се – I дәрәҗә дипломантлар һәм 75е – II дәрәҗә дипломантлар булды.
2010 елда конкурсның оештыру комитеты тарафыннан югары приз булдырылды, «Татарстанның сыйфат лидеры» – ул кулланучылар өчен сыйфатлы һәм куркынычсыз продукция чыгаручы яки хезмәт күрсәтүче, шулай ук конкурста иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән предприятиегә бирелә торган бүләк.
Быел «Татарстан сыйфаты лидеры» призына башка предприятиеләр арасында Казанның "7нче Шәһәр клиник хастаханәсе" ДАССУ да 2022 ел призы иясе булды.