Бүген Көектә төзелгән табиблык амбулаториясе базасында министр Марат Садыйковның йомгаклау матбугат конференциясе булды

2022 елның 16 декабре, җомга

Бүген Көектә төзелгән табиблык амбулаториясе базасында министр Марат Садыйковның йомгаклау матбугат конференциясе булды.

Табиблык амбулаториясен агымдагы елның апрелендә «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча төзи башладылар.

Объектның бәясе 307,07 млн сум тәшкил иткән (шул исәптән федераль бюджеттан – 163,57 млн сум, республика бюджетыннан – 143,5 млн сум).

Хәзерге вакытта объект төзелгән, файдалануга тапшыруга рөхсәт алынган, 23 декабрьдә лицензия алу, 26 декабрьдә объектны ачу планлаштырыла.

Амбулаториянең проект куәте – олылар һәм балалар агымнарын бүлү белән 100 тапкыр кабул итү (аерым керү белән), шулай ук температуралы пациентларга, кичектергесез пациентларга һәм планлы пациентларга агымнарны бүлү (аерым керү). Агымнарны аеру урам навигациясе белән тәэмин ителә, һәм шулай ук  үзәк керү залында администратор белән күзәтелә.

Сәламәтлек саклауны цифрлаштыру кысаларында табиблык амбулаториясендә эш урыннарын компьютерлар белән тәэмин итү каралган, интернет үткәрелгән.

Табиблык амбулаториясендә эшләү өчен 22 табиб, 43 урта персонал кабул итү планлаштырыла.

Медицина оешмасын төзегәндә дизайн-проектлар кысаларында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының милли колоритны исәпкә алып, брендлау буенча тәкъдимнәре кулланылды.

Бүгенге көндә әлеге торак пунктта 40 меңгә якын кеше яши, шуларның 2 279ы – Питрәч РҮХнең Көек табиблык амбулаториясенә беркетелгән (01.12.2022 елга), шул исәптән 1 198 бала; калганнары Казан шәһәренә беркетелгән.

ФОТОРЕПОРТАЖ карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International