Мамадыш РҮХ – «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсында җиңүче

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

15 декабрьдә Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бу «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия программасының региональ этабы, ул быел үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә.

2022 ел бәйгесендә 157 предприятие һәм оешма тарафыннан 334 төр товар һәм хезмәт күрсәтелде: аларның  130ы – лауреатлар, 112се – I дәрәҗә дипломантлар һәм 75е – II дәрәҗә дипломантлар булды.

«Мамадыш РҮХ» ДАССУның беренчел онкология кабинетында пациентларга онкологик ярдәм күрсәтү» медицина хезмәте Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча "Халык өчен хезмәт" номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International