15 декабрьдә Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
ТР ССМ проф. Е.В. Адамюк исемендәге РКОХ «Халыкка хезмәт күрсәтү» номинациясендә «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсында лауреат булды.
Элегрәк глаукоманы лазер хирургия дәвалавы технологиясе «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсының «Халык өчен хезмәтләр күрсәтү» номинациясендә җиңүче итеп билгеләнде һәм «Россиянең иң яхшы 100 товары һәм хезмәте» Бөтенроссия конкурсының федераль этабына чыгарылды.
"ТР ССМ проф. Е.В. Адамюк исемендәге РКОХ" ДАССУның баш табибы Динә Камил кызы Хөсәенова «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсы советы тарафыннан «Сыйфат отличнигы» Мактау билгесе белән бүләкләнде.