Мамадыш район хастаханәсенә иңбашында зур шеше булган ир-ат килде.
Пациент 10 ел буе үскән шеш белән хирургия бүлегенә керде. Аңа шешне алу операциясе ясалды. Шешнең авырлыгы – 600 грамм. Хәзер пациент үзен яхшы хис итә, өйгә җибәрелде.