15 декабрьдә Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе тарафыннан эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган «Әкияттә кунакта» психологик театр форматындагы профилактик проект «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә җиңүче булды.