«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте табиблары һәм шәфкать туташлары өчен стомаланган авыруларны карауга багышланган семинар узды.
Спикерлар – Республика онкология диспансерының Әлмәт филиалы хезмәткәрләре: баш табиб Эльмира Сибгатуллина, табиб-онколог Валентина Быстренина, паллиатив медицина ярдәменең стационар бүлеге мөдире Рөстәм Газизов, шулай ук стомаларны карау чараларын җитештерүче компания вәкиле Елена Варламова.