Мамадыш РҮХдә хастаханәнең урта медицина персоналы өчен «Гадәттән тыш хәлләр шартларында зыян күрүчеләргә ярдәм итүне оештыру һәм күрсәтү, ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү» темасына дәрес үткәрелде, соңыннан тест-зачет бирелде.
Дәресне анестезиология-реанимация һәм интенсив терапия бүлеге мөдире, табиб-анестезиолог-реаниматолог Елена Новоселова үткәрде.
Елена Николаевна үз чыгышында терминал халәтендә ашыгыч ярдәм күрсәтү, кискен коронар синдромда реанимация чараларын ничек дөрес уздыру, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы турында сөйләде. Шулай ук персоналга травма төрләре, яну, шул исәптән химик җәрәхәтләр, электр тогы белән зарарлану, салкынлык кичерү, агулану турында да искәртеп үтте. Мондый шартларда ничек һәм нәрсә белән беренче ярдәм күрсәтергә икәнен аңлатты.
Дәрес ахырында «Мамадыш РҮХ» ДАССУның баш шәфкать туташы Штукин Галина Николаевна персонал өчен тест үткәрде.