Әлмәт РҮХдә медицина хезмәткәрләренең һөнәри (эмоциональ) яну синдромын профилактикалауга багышланган тренинг узды.
Дәресне медицина психологы Эльза Фәнис кызы Дилмөхәммәтова үткәрде.
Тренингта хастаханә хезмәткәрләре – табиблар, өлкән шәфкать туташлары, фельдшерлар катнашты. Әлеге чараның максаты – медицина хезмәткәрләренең һөнәри януын кисәтү.