Марат Садыйков күп балалы гаиләдән 7 яшьлек кызның яңа ел теләген тормышка ашырды

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан тагын бер баланың – Казаннан 7 яшьлек Ренатаның теләге чынга ашты. Кузьмина Рената велосипед турында хыялланган. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков баланың хыялын тормышка ашырырга ярдәм итте.

Марат Наил улы Россия буенча үтә торган «Теләкләр чыршы» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Бүләк балага шәхсән бирелде.

Министр һәм бөтен ведомство исеменнән бүләк тапшырырга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе Айзетуллов Идеал Азат улы килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International