Түбән Камада грипп һәм ОРВИ авырулары арта

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада грипп һәм ОРВИ авырулары арта.

1826 пациент – узган атнада гына шәһәрнең өлкәннәр сырхауханәләрендә пациентларның мондый агымы теркәлгән. Кабул итүне берьюлы өч кабинетта, атнага җиде көн алып баралар, ә табиблар пациентларга көненә йөзләгән адрес буенча баралар. Иртәнге җиде сәгатьтән бирле шалтырату бетми. Узган атнада гына табиблар авыруларга адес буенча 750 тапкыр бардылар.

Балалар шәһәр хастаханәләрендә дә телефон өзелә. Кызганычка каршы, авырган сабыйлар саны көннән-көн арта. Көненә бер участок педиатры 50гә якын пациент кабул итә, ә аннан соң өенә чакырулар буенча йөгерә. Бу тагын 30-40 авыру. Искәртеп узабыз, гадәти көннәрдә өйләренә баручылар саны 8дән дә артмаган.

"Мин хезмәттәшләремне бик кызганам, хәзер аларның авыр вакыты, ләкин беләм, алар беренче ел эшләмиләр, һәм алар инде H1N1 җиңделәр, COVIDны җиңделәр һәм хәзер дә бу инфекцияне җиңәчәкләр", – балачак һәм бала табуга ярдәм итү мәсьәләләре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рита Медведева фикеренчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International