Кышкы каникуллар алдыннан Түбән Каманың Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре укучылар белән сәламәтлекне саклауның мөһимлеге турында сөйләштеләр.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару күнекмәләрен формалаштыру һәм травматизмны профилактикалау максатыннан медик-социаль ярдәм бүлеге белгечләре Зоя Хаерова һәм Ксения Чурина Түбән Каманың 18нче мәктәбе һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Өмет" ("Надежда") интернат-мәктәбе укучылары белән интерактив әңгәмә үткәрделәр.