Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясендә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге оештырган «Сәламәтлек – җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше» акциясе узды. Акция кысаларында Республика үзәге табиблары Казан ДМУ кафедралары укытучылары һәм ординаторлары белән бергә йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту максатыннан музыка югары уку йорты студентлары һәм укытучылары өчен шәхси консультацияләр үткәрделәр.