Табибның 100 еллыгына: башкаланың 1нче балалар хастаханәсендә Мәрвәр Уразаева хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Казанның 1нче Шәһәр балалар хастаханәсендә РФ һәм ТР атказанган табибы, баш табиб Мәрвәр Шәкүр кызы Уразаева хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Чара Мәрвәр Шәкүровнаның тууына 100 ел тулуга багышланган.

Мәрвәр Шәкүр кызы хезмәт эшчәнлеген 1948 елда 13нче  балалар сырхауханәсенең (киләчәктә 1нче Шәһәр балалар хастаханәсе) участок табиб-педиатры вазыйфасында башлый һәм 1950нче елда баш табиб була. Аның тырышлыгы һәм зур теләге аркасында 1983 елда 1 нче шәһәр балалар хастаханәсе төзелә, аны Мәрвәр Шәкүр кызы 1989 елга кадәр җитәкләгән. 1989 елдан М. Ш.Уразаева бу хастаханәсендә дәвалау физкультурасы табибы булып хезмәт итүен дәвам итә.

Мәрвәр Шәкүр кызы истәлегенә оештырылган чарага клиниканың ветераннары, оныгы Алинә Рөстәм кызы Уразаева, коллегалары - Әфгать Нәбиулла улы Галиуллин, Гөлсинә Мөхтәр кызы Хуҗиева, Ростислав Иван улы Туишев килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International