Мөслим үзәк район хастаханәсенә рентген компьютер томографы китерелде. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында сатып алынган.
Махсус томограф өчен кабинет әзерләнгән һәм капиталь ремонтланган. Бүлмә мондый җиһазны эксплуатацияләүнең барлык таләпләренә туры килә.
Якын арада җиһазларны монтажлау башланачак.