Яр Чаллы шәһәре Сугыш ветераннары госпитале стационарында хәзерге вакытта 200гә якын пациент дәвалана һәм реабилитацияләнә. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан аларга яңа ел белән котлау өчен әкияти персонажлар килде.
Кыш бабай, Кар кызы баш табиб Резеда Мавзютова озатуында палатага һәр пациентка керделәр, кечкенә бүләкләр тапшырдылар һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Бүләкләр госпитальнең башлангыч профсоюз оешмасы ярдәмендә оештырылды.