Түбән Кама бала тудыру йортында Яңа ел могҗизасы булды.
46 яшьлек хатын-кыз игезәк малай һәм кыз бала тапкан. Сабыйлар 21 декабрьдә кесарь кисеме аша дөньяга килгән. Сабыйларның авырлыгы - 2 кг 400 граммнан артык.
Беренче һәм күптән көтелгән баланы хатын 43 яшендә тапкан булган, хәзер ул күп балалы әни булган.
Ә менә 22 яшьлек Гөлназ бу атнада беренче тапкыр әни була. Түбән Камада 5 кг га якын авырлыктагы Чын баһадир Демид туа. Сабый һәм әни үзләрен яхшы хис итә һәм инде чыгарылышка әзерләнә!
Без әниләрне сабыйлары туу белән котлыйбыз һәм аларга ныклы сәламәтлек телибез!