Татарстан Республикасының атказанган артистлары Кама балалар медицина үзәге медиклары өчен чыгыш ясады

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективы медицина хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлау өчен Кама балалар медицина үзәгендә концерт программасы белән булды.

Кышкы көйләр ТР атказанган артистлары Лилия Букеева, Федор Кузнецов, автор-башкаручы Илнур Фәйзуллин, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова, республика конкурслары лауреаты Рөстәм Фәттахов, популяр җырчы Олеся Шимон башкаруында яңгырады.

Бәйрәм чарасы профсоюз оешмасы инициативасы белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International