Мамадыш район үзәк хастаханәдә рәсми рәвештә Компьютер томографиясе кабинеты ачтылар. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынды.
Яңа кабинетны һәм компьютер томографиясе аппаратын Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов карады. Аның өчен экскурсияне «Мамадыш РҮХ» ДАССУ баш табибы Дамир Хаҗиев, поликлиника табиблары үткәрде.
Пациентларны рәсми рәвештә кабул итү 2023 елның 1 гыйнварыннан башланачак.
КТ сканеры булу халыкка күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын сизелерлек яхшыртачак. Пациентлар өй янында заманча диагностик тикшерү уза алачак.
Шундый ук РКТ тагын 12 район хастаханәсенә килде. Акчалар «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән.
Поликлиникада әлеге программа буенча шулай ук медицина учреждениесе бинасын капиталь ремонтлау эшләре башкарылган