Яңа елда Түбән Кама күп профильле хастаханәсенең терапия корпусын үзгәрешләр көтә. Эшчеләр монда капиталь ремонт кына түгел, ә яңадан планлаштыралар. Палаталар һәм кабинетлар киңрәк һәм уңайлырак булачак. Һәр палатаның үз санузелы һәм душы булачак.
Бүгенге көндә ремонтка 100гә якын төрле белгечлек җәлеп ителгән. Демонтаж эшләре тәмамланган, хәзерге вакытта тәрәзәләр урнаштыру, идән салу, яңа бүлекләр төзү эшләре бара.
Беренче этапта биш катлы бинаның уң канаты ремонтланачак, икенче этапта корпусның сул өлеше үзгәртеләчәк. Белгечләр киләсе елда 2нче дәвалау корпусы танымаслык булып үзгәрәчәк, дип ышандыра.
Үз һөнәр осталарына уңышлар телибез, яңа 2023 елда өй туен түземсезлек белән көтәбез!