Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең бердәм коллективы җирле телекомпания оештырган «Кыш бабай бул» акциясендә катнашты.
Баш табиб Марс Мостафин, шулай ук шәһәрнең баш эпидемиологы һәм Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең баш шәфкать туташы авыр тормыш хәлендә калган балаларга табиблардан, шәфкать туташларыннан, санитар кызлардан, шулай ук административ корпус хезмәткәрләреннән бүләкләр тапшырдылар.
Табиблар балаларга уенчыклар, китаплар, наушниклар, портатив колонкалар, шулай ук иҗат өчен җыелмалар тапшырды. Әлбәттә, бик күп тәм-томнар бирде.