Яңа ел алдыннан Балык Бистәсе районының Анатыш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу модульле технология буенча төзелгән 16 нчы медпункт.
Хәзер Анатыш һәм Шиланка авылы халкы уңайлы шартларда тикшереләчәк. ФАП халыкка медицина-санитария ярдәмен камилләштерү республика программасы ярдәмендә заманча җиһазлар белән җиһазландырылган.