- Алабуга бала тудыру йортында 1-8 гыйнварда 7 сабый: 5 кыз һәм 2 малай дөньяга килгән.
- Ашыгыч ярдәм бригадалары бу атнада 825 чакыру кабул иткән. Яңа елның беренче көнендә 123 кеше мөрәҗәгать иткән. Нигездә алабугалылар югары температурага, йөрәк-кан тамырлары авыруларына һәм алкоголь куллануның нәтиҗәләренә зарланган.
- Алабуга РҮХнең травмпунктына кабул итү көннәрендә (ә бу 3, 5, 6 гыйнварда) 229 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 54е җәрәхәтләр белән беренчел кабул итүгә туры килә.