Өч көн эчендә 11 кеше өшеп, Казан хастаханәләренә салынган

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе мәгълүматлары буенча, аномаль-салкын һава торышы сәбәпле, 6-8 гыйнвар көннәрендә 39 чакыру килгән, шуларның 20се – туңу һәм 19ы – өшү.

11 кеше шәһәр стационарларына кабул ителде.

Чакыруның төп сәбәбе - гомуми гипотермия, беләк, кул һәм бармаклар өшүе.

Өшүнең беренче билгеләре - тән төсенең үзгәрүе, авырту һәм яну.

Табиблар җылырак киенергә киңәш итәләр - кием катлам-катлам булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International