Тел металлга ябышса, нәрсә эшләргә?

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Металлга тел ябышуы тиктормас балаларда еш очрый торган хәл, дип билгеләп үттеләр Казанның 2нче балалар сырхауханәсе педиатрлары.

Телне өслектән аерырга тырышу хәтта җәрәхәтләргә китерергә мөмкин.

Бала телне үз сулышы белән җылытып аерырырга тырыша ала, бу очракта бала борынын сулап, авызыннан һаваны  сулап чыгара.

Өслеккә җылы сыеклык (су, чәй) тамызу күпкә нәтиҗәлерәк булачак. Кап-кайнар су кулланырга һич ярамый, суынганын бераз көтегез, ул балага җитди җәрәхәтләр китермәячәк.

Телгә механик яктан тәэсир итәргә ярамый. Кайберәүләр металлны зажигалка белән җылытырга мөмкин дип уйлый, ләкин бу көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Әгәр дә бала ычкынды һәм теле җәрәхәтләнде, кирәк  башын артка ияргә, чиста тукыма аша телен бармаклар белән кыстырырга һәм кан туктаганча кадәр берничә минутка тотарга кирәк. Җитди җәрәхәтләр булганда, кан китү туктамаса, ашыгыч ярдәм чакырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International