Казан мэры Илсур Метшин 16 нчы шәһәр хастаханәсенең төзекләндерелгән корпусында булды

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16 нчы шәһәр хастаханәсенең икенче корпусында капиталь ремонт тәмамланды. Медицина учреждениесендә шәһәр Мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең Казан буенча урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов булды.

Бүгенге көндә хастаханәдә 900гә якын кеше эшли, шуларның 200дән артыгы табиб. Поликлиникага 56 меңнән артык кеше беркетелгән, хатын-кызлар консультациясе 32,3 меңнән артык пациентка хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International