172 снимок Васильево район хастаханәсенә 2022 елда «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча килгән маммографта төшерелгән. 2022 елның 1 декабреннән маммограммада 43 кеше тикшеренү узган.
Васильево район хастаханәсенә беркетелгән торак пунктларда яшәүчеләр өчен сәламәтлекне тикшерү өчен Яшел Үзәнгә йөрү зарурлыгы юкка чыкты. Хастаханәдә Россиядә җитештергән яңа диагностик җиһаз куелды.
Васильево хастаханәсенең рентгенология бүлеге мөдире Ольга Андрамонова ачыклап узганча, медицина учреждениесендә маммограф элек булмаган. Шулай ук флюорографны монтажлау бара.
Васильево хастаханәсендә 49 торак пунктта яшәүчеләр - барлыгы 42 меңнән артык кеше медицина ярдәме ала.