Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы: Һәркемгә спиртлы эчемлекләрдән тыелырга киңәш итәм

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Резеда Хаева татарстанлыларны алкоголь кулланудан кисәтә.

«Еш кына бәйрәм менюсы күп төрле  спиртлы эчемлекләрне үз эченә ала. Кызганыч, яңа ел каникуллары алкоголь куллану сәбәпле килеп чыккан сәламәтлек проблемалары буенча рекордчы да булып тора», – дип билгеләп үтә табиб.

Исерткеч эчемлекләр организмга зыян китерә.  Кеше бераз эчеп эйфория халәтен кичерә, ләкин инде чираттагы рюмка, бокал агрессиягә, борчылуга, төшенкелеккә китерергә мөмкин.

Резеда Хаева ял көннәрен аларда актив ял итүгә: җәяү йөрүгә, чаңгыда шууга, концерт һәм спектакльләргә, Яңа ел ярминкәләренә бару өчен планлаштырырга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International