Яр Чаллыда 63/02 йортка күчү тантанасы булды, анда 170 гаилә яшәячәк. Шул исәптән, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре дә.
Чаллыда шәһәр бюджетыннан Президент Рөстәм Миңнеханов игълан иткән 800 мең сумга табиб-белгечләргә тагын 200 мең сум акча бирелә. Бу акчалар торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелә.