Медицина һәм спорт бәйләнеше табигый һәм органик. Шуңа күрә медиклар арасында спортчыларның күп булуы гаҗәп тә түгел. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре үз үрнәкләрендә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, теләсә кайсы яшьтә актив булырга мөмкин һәм кирәклеген күрсәтәләр.
Быел Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында спартакиада гадәттәгечә өстәл теннисы буенча ярышлардан башланды, алар 13 гыйнварда шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды.