"Алексеевск РҮХ" ДАССУда яңа флюорография аппаратын монтажлау башланды. Җиһаз 2022 ел ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында килде. Тагын 17 район хастаханәсенә шундый ук аппаратлар килде.