"Төньяк йөреше": казанлылар Төньяк йөреше буенча беренче кышкы ярышларда катнаштылар

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Горки-Әмәт урманында 2 һәм 5 чакрымга төньяк йөреше буенча беренче кышкы ярышлар узды.

Ярышларда катнашучылар арасында шәһәрнең яшьләре дә, өлкәннәре дә бар иде. Ярышларда иң өлкән катнашучы - 82 яшьләрдә булса,.иң яшь катнашучыларның берсе 27 яшьлек Миләүшә Минегалиева булды.

Чарада Йошкар-Олада яшәүче Татьяна Рыбакова-скандинавия йөреше буенча бөтенроссия һәм халыкара ярышлар чемпионы булды .

"Скандинавия йөреше спорты һәркем өчен дә: өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә. Юкка гына абсолют дөнья чемпионы булып Франциядә яшәүче 23 яшьлек Мелвин Олувагбеми танылмады", - дип билгеләп үтте Татьяна Рыбакова.

Бу салкын кояшлы көндә катнашучыларны туганнары гына түгел, ТР төньяк йөреш Федерациясенең скандинавия йөреше буенча чакырылган белгечләре, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министрлыгының республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең Спорт медицинасы буенча табибы Нияз Бикчурин да хуплады. Шул ук вакытта табиб спорт белән шөгыльләнүгә каршы күрсәтмәләр турында искәртте.

«Спорт белән шөгыльләнүдән тыелырга кирәк булган вакытлар була. Мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискен этабында, кискен сулыш вирусы инфекцияләрендә һәм хроник авырулар кискенләшкәндә. Әмма кешенең ниндидер хроник авыруы булса да, ул ремиссия стадиясендә икән, физик активлык белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки бу очракта ул сәламәтләнүгә ярдәм итә», - ди Нияз Бикчурин.
«Төньяк йөреш»  ярышларын оештыручы - Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитеты ярдәме белән Татарстан Республикасының төньяк йөрү Федерациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International