Хач ману: Табиб киңәшләре

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

19 гыйнварда православие вәкилләре Хач мануны билгеләп үтә. Традиция буенча, бу салкын көнне купельгә өч тапкыр чумарга кирәк. Хач рәвешендә ясалган бәкегә керергә теләүчеләр чираты тезелә. Ләкин мондый экстремаль коену сәламәтлеккә ничек тәэсир итә? Бу хакта Алабуга поликлиникасының 1 нче һәм 2 нче номерлы табиб амбулаториясе филиалының бүлек мөдире Венера Бекбулатова сөйләде.

Купельгә сәламәт кешеләр генә керә ала! Әгәр кешенең берәр авыруы булса, коенудан тыелырга кирәк. Әгәр дә традицияне үтәргә теләсәгез, башта терапевт белән киңәшләшергә кирәк. Ул барлык куркынычларны күрсәтәчәк һәм нәтиҗә бирәчәк.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары, шул исәптән гипертония; нерв системасы бозылулары; йогышлы авырулар; гинекологик ялкынсынулар; хроник авыруларның кискенләшүе; шикәр диабеты; симерү; бәвел-җенес системасы авырулары булган кешеләргә бәкегә керүдән тыелырга кирәк. 38 еллык стажлы гомуми практика табибы буларак, Венера Бекбулатова, йөкле хатын-кызларга, 7 яшькә кадәрге һәм 65 яшьтән соң өлкән яшьтәге кешеләр өчен бәкедә суга чумудан тыелырга киңәш итә. Сәламәтлекне куркыныч астына куярга ярамый!

Үзеңә зыян китермәс өчен, ничек дөрес коенырга? Суга сикергәнче басымны үлчәргә кирәк. Әгәр ул нормада булмаса, бозлы суга чумарга ярамый! Алкоголь яки башка исерткеч эчемлекләр кулланырга ярамый. Хәтта кечкенә доза да йөрәккә авырлык китерә. Суга сикерер алдыннан җылынырга кирәк: физик күнекмәләр эшләргә, сикергәләп алырга. Бу кан әйләнешне көчәйтәчәк һәм тәнне җылытыр. Организмның энергия запасы булсын өчен, чумганчы бер сәгатьтән алда ашап алырга, ләкин майлы ризыкларны түгел! Чумырга чират җиткәч, артык озак уйламагыз. Суда 15-20 секунд үткәрү җитә, бигрәк тә бу беренче тәҗрибә булса. Суга чумганчы сулышыңны тотарга мөмкин. Кеше судан чыккач, тәнне корытырга кирәк. Аннары нык киенегез һәм җылы чәй, шулпа эчегез. Иң мөһиме! Янәшәдә, һичшиксез, кирәк очракта ярдәм күрсәтәчәк кешеләр һәм медицина хезмәткәрләре булсын өчен, махсус җиһазландырылган урында гына коенырга ярый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International