Татарстанның 96 медицина хезмәткәре яңа йортта фатир ачкычлары алды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Казанда социаль ипотека буенча төзелгән күп фатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченү булды. Белые Росы ур, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан яңа төзелештә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр өчен 96 фатир бүлеп бирделәр. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко һәм республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.

«Бүген социаль ипотека программасы буенча медицина хезмәткәрләренең 96 гаиләсе яңа төзекләндерелгән фатирлар алачак. Бу йорт сезгә бәхет китерүен телим. Сез яңа уңайлы бистәдә яшисез, монда бик кызыклы географик мөмкинлек бар. Бу вакыйга белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Фисенко Фатиховлар гаиләсенең яңа фатирында булды һәм яңа йортка күчүчеләр белән әңгәмә корды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International