Татарстан Президенты һәм РФ Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары республиканың медицина учреждениеләренә машина ачкычлары тапшырды

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Казанда медицина учреждениеләренә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашуында автомобильләр белән тәэмин итү өчен сертификатлар тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы Казандагы Универсиада авылында, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды (бүген биредә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе үтте).

Үзәк район хастаханәләренә 17 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле (Газель Некст – 13 берәмлек һәм УАЗ – 4 берәмлек), 5 «Лада Гранта» маркалы автомобиль тапшырылды. Республика клиник хастаханәсенә «Газель Некст» маркалы микроавтобус һәм «Камаз» маркасы базасындагы камилләштерелгән мобиль комплекс беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International