Бүген Казанда, Халыкара мәгълүмат үзәгендә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында (Универсиада Авылы) Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
«2022 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге йомгаклары турында. 2023 елга бурычлар һәм үсеш перспективалары» темасына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чыгыш ясады.
Татарстан узган ел пандемия авырлыкларын җиңде һәм үлүчеләр саны кимүгә, шулай ук халыкның уртача гомер озынлыгын арттыруга иреште .
Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында гомуми үлем һәм халыкның кимүнең түбән күрсәткечләре буенча беренче урында тора. Министр 2030 елга төбәктә гомер озынлыгы дәрәҗәсенә 78 яшьтән дә ким булмаска планлаштырылуын искәртте.
«Бүген сәламәтлек саклау алдында җитди бурычлар тора. Уртак тырышлык белән без аларны җиңеп чыгарбыз дип ышанам. Татарстан медицина учреждениеләре коллективларына көндәлек хезмәтләре, һөнәри осталыклары һәм үз эшләренә булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сәламәтлек, уңышлар һәм гаилә иминлеге телим. Якыннарыгызның ярдәме һәм кайгыртуы сезнең игелекле эшегездә ярдәм итсен», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Коллегия башланганчы Президент махсус күргәзмә кысаларында Медицина өлкәсендәге соңгы эшләнмәләр белән танышты.
Алга таба алдынгы медицина хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Бүген шулай ук коллегия кысаларында автомобильләр тапшыру, социаль ипотека йортын тапшыру һәм фатирлардан ачкычлар тапшыру булды.