18 гыйнварда шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Яр Чаллы шәһәренең Медицина хезмәткәрләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Спорт уены «Сәламәтлек-2023» Спартакиадасы кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту максатыннан уздырылды.
Ярышларда җиңүче Чугаева Дарья (Ашыгыч медицина ярдәме станциясе) булды. Икенче урында-Баймөхәммәтова Гөлшат (ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе), өченче урында-Хисмәтуллина Лилия (Кама балалар медицина үзәге).