19 гыйнварда Россиядә патологоанатом көне билгеләп үтелә.
Кама Тамагы РҮХдә универсаль эксперт булып эшләүче белгеч эшли. Кольчукова Ләйсән Рәшид кызы Кама Тамагы хастаханәсендә 17,5 ел эшли. Ул Әстерхан дәүләт медакадемиясен "Дәвалау эше" белгечлеге буенча тәмамлаган, ә ординатураны Казан медицина университетында "суд-медицина экспертизасы" белгечлеге буенча узган.
Ординатура тәмамланганнан соң Кама Тамагына килә. Кияүгә чыга, хәзер ул 3 улының әнисе.
2017 елда наркологка укый һәм хәзерге вакытта хастаханәдә нарколог һәм патологоанатом вазифасын берләштерә, шул ук вакытта Ләйсән Кольчукова үлем һәм спиртлы эчемлекләр арасындагы турыдан-туры бәйләнешне билгеләп үтә: спиртлы эчемлекләр кеше гомерен кыскарта.