Авыруларны профилактикалауда сәламәтлекне контрольдә тоту, профилактик медицина тикшерүләренең һәм диспансерлаштыруның даими узуы зур әһәмияткә ия. Диспансеризацияне ел саен үтәргә кирәк. Кеше үзен сәламәт дип санаса да, диспансеризация вакытында аларда хроник йогышлы булмаган авырулар очрый, аларны дәвалау иртә стадиядә иң эффектив.
Узган 2022 елда Мамадыш районы буенча диспансерлаштыруны 9700 кеше, ә профилактик тикшерүләр 1200 кеше үтте.
Шулардан хроник йогышлы булмаган авырулар беренче тапкыр ачыкланды:
- йөрәк-кан тамырлары системасы-177;
- сулыш органнары-11;
– ашкайнату органнары-61;
- шикәр диабеты - 14 очрак.
Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча 18 пациентта онкология авырулары ачыкланган.
- Яман шеш авыруларын вакытында ачыклау нәтиҗәсендә пациентлар үлемгә китерә торган җитди өзлегүләрдән котыла алдылар. Бу мисаллар диспансеризация узу кирәклеген күрсәтә, - дип билгеләп үтте бүлек мөдире, гомуми практика табибы Әхмәтов Каюм Котдус улы.