Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе табиблары Түбән Каманың медицина көллияте студентлары белән очрашты. Һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында мондый очрашулар ел саен уза.
Аралашу барышында, чыгарылыш сыйныф укучылары хәзерге вакытта булган вакансияләр, эш шартлары, һөнәри үсеш, яшь белгечләр өстендә остазлык, хезмәт хакы һәм башкалар белән таныштылар.