Иҗтимагый сәламәтлек үзәге медиклары Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарында кизү тора

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Кичә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында «Казан Экспо» ХМҮ дә Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннарын ачу тантанасы булды. Бердәм уеннар 23-26 гыйнварда 18 спорт төре буенча узачак. Ярышлар вакытында катнашучыларның сәламәтлеген республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиблары һәм шәфкать туташлары күзәтәчәк. Алар сәламәт санитар-гигиена торышын тәэмин итәчәк, спорт җәрәхәтләре алу мөмкинлеген кисәтәчәк, кирәк булса ярышларда катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтәчәк.

Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары инклюзив җәмгыятьне үстерүгә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International