Дәүләт симфоник оркестры Балалар Республика клиник хастаханәсендә чыгыш ясады. Утыз минутка онкогематология коридорында кинофильмнардан, мультиклардан һәм башка таныш көйләр яңгырады. Программа тамашачыларның төрле яшьтәге булуын исәпкә алып төзелде. Озак булмаса да, онкогематология пациентларының бер өлеше химия, укол, дарулар турында онытты.
Республика балалар клиник хастаханәсенә концертлар белән килү традициясе 2011 елда ТР Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры Александр Сладковский инициативасы белән барлыкка килә.