Йогышлы авырулар: ни өчен артык авырлыктагы кешеләр йогышлы авыруларны авыррак кичерә

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Ни өчен таза кешеләргә йогышлы авыруларны дәвалау авыррак? А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Юлия Созинова аңлата.

Йогышлы авырулар - кискен патология, ул инфекция китереп чыгаручының организмга үтеп керү белән бәйле.

Симерү рәвешендә метаболизм бозылышы булган кешеләрдә бу авырулар гадәти сценарий буенча түгел, катлаулырак үтә: терелү озаккарак сузыла, өзлегүләр булырга мөмкин. Шулай итеп, артык авырлыктагы пациентлар грипптан соң өзлегүләр булуы мөмкинлеге күбрәк.

Инфекционист билгеләп үткәнчә, мондый авыруларны дәвалау авыррак, чөнки алар очрагында препаратлар  нәтиҗәлелеге кимрәк булырга мөмкин.

Симерү иммун системасының эш нәтиҗәлелегенә һәм организмның иммун реакция көченә тәэсир итә. Гиподинамия фонында йөрәк-кан тамырлары патологияләре һәм башка хроник авырулар да үсә, алар да сәламәтләнүне катлауландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International