Лицензия өчен дәүләт пошлинасын кабат түләргә кирәк

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы лицензия алырга теләүчеләр һәм лицензиатларның игътибарын түбәндәгегә юнәлдерә: эшкуарларны лицензияләү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү кысаларында 2023 елның 1 гыйнварыннан яңадан дәүләт пошлиналарын түләү таләп ителә.

Элегрәк бизнеска ярдәм итү өчен хакимият күп кенә лицензиатларны дәүләт пошлиналарыннан азат иткән иде. Ләкин бу чара 2023нче елга кадәр дәвам итте. Хәзер лицензияләүче органнарга, шул исәптән медицина, фармацевтика эшчәнлеген, наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнеше эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, лицензия бирүгә гаризалар биргәндә (лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертелгәндә) кабат түләргә кирәк.

2023 елда лицензиатларга һәм лицензия алырга теләүчеләргә дәүләт пошлинасын түләргә туры киләчәк:

- лицензия бирү,
- лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү,
- лицензия срогын озынайту өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International