Беренчел буынны модернизацияләү: 2022 елда 29 яңа ФАП төзелгән һәм ачылган

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2022 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча 29 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән.

Модульле биналар җылылыкны яхшы тота. Аз мобиль пациентларга хезмәт күрсәтү нормалары үтәлгән.

Яңа медицина пунктларында беренче медицина ярдәмен гамәлгә ашыру өчен урын җитәрлек. Аларда фельдшерның кабул итү кабинеты, процедура кабинеты, прививка ясау кабинеты, көтеп тору бүлмәсе, персонал бүлмәсе, дару чараларын саклау өчен бүлмә, җыештыру инвентаре өчен бүлмә, санузел, тамбур бар.

Хәзерге вакытта барлык ФАПлар да Интернет челтәренә тоташтырылган һәм заманча автоматлаштырылган эш урыннары белән тәэмин ителгән.

Бурыч - һәр фельдшерга дәүләт мәгълүмат системасында эшләргә өйрәтү, ФАП белән үзәк район хастаханәсе арасында электрон багланышларны җайга салу, шул исәптән авыл халкына махсуслаштырылган, медицина ярдәменең үтемлелеген һәм сыйфатын тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International