26 һәм 27 гыйнварда Казанда ВИЧка тест тапшыру буенча мобиль пунктлар эшләячәк

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

26 һәм 27 гыйнварда «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУ ВИЧ инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрә.
"Җиңү өчен Тест. Ярдәм янәшә" проекты "Яңа Гасыр" хәйрия оешмасы белән берлектә Президент грантлары фонды акчасына тормышка ашырыла.
Тест-мобильләр эшләячәк:
26.01.2023 12: 00-16: 00 Казан шәһәре, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, «Хезмәт резервлары» стадионы каршында
27.01.2023 12:00-16: 00 Казан шәһәре, Пушкин ур., 11, Бауманда сәгать астында.
ВИЧның симптомнары юк, тест үтегез, ВИЧ статусын белегез.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International