Гаилә, балалар һәм ... спиртлы эчемлекләр

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

20 елдан артык стажлы табиб-нарколог, Алабуга үзәк район хастаханәсенең наркология бүлеге мөдире Эльнура Ямалетдинова сүзләренчә, гаилә һәм алкоголь бергә була алмый! "Бу һәр кеше өчен алтын кагыйдә булырга тиеш! Барысы да куркыныч бит! Кемдәдер бер ата я ана эчә, ә икәү булса, бигрәк тә куркыныч. Алкоголь аркасында гаиләләрнең таркалуы, ә алкоголь аркасында балаларның психикасын үзгәрүе тагын да куркынычрак! Эчкән ата-ана яхшы үрнәк күрсәтә аламы? Әлбәттә: юк!  Әгәр дә ата-аналар балаларга спиртлы эчемлекләр кулланырга рөхсәт итсәләр, шаяртып булса да, бу тагын да куркынычрак. Алкоголь баланың физик сәламәтлеген бозудан тыш, ул балалар психикасының деформациясенә китерә. Гаиләдә эчкече яшүсмердән  нәрсә көтәргә икәнен беркем дә белми. Җинаять сводкасын яңадан укырга гына кирәк – эш исерек килеш ата-аналарны балаларын үтерүгә кадәр барып җитә", - ди табиб.

Алабугада наркологлар күзәтүендә хәзерге вакытта 18 имин булмаган гаилә исәптә тора. Бу социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр. Ата-ана икесе дә эчә яки аларның берсе һәм булган балигъ булмаган балалар бар. Мондый гаиләләр белән «Аеклык ноктасы» республика программасы буенча эш алып барыла. Ул 2015 елдан бирле эшли. Аның максаты: балаларны гаиләгә кайтару, ә  әнине аек тормышка кайтару. Бу программа өчен ел саен төп кандидатлар һәм берничә дублер сайлана. Ярты ел дәвамында наркологлар, педиатрлар, психологлар, социаль хезмәткәрләр һәм башка белгечләр эшли. Сәрхүш әнине махсус процедурага-дәвалауга ( мәсәлән, Чаллыдагы диспансерга) җибәрәләр. «Бер генә хатын - кызны да дәвалауга ирешсәк, бу инде зур җиңү. Димәк, тагын бер бала аек әнисе белән бәхетлерәк булачак», - ди Эльнура Ямалетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International