Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе табиблары каты генетик авырулы пациентны коронавирустан дәвалады

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

11 гыйнварда ашыгыч ярдәм буенча Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә ОРВИ симптомнары һәм сулыш кысылуга зарланып, 60 яшьлек ир-ат килә.

Табиблар ике яклы полисегментар пневмония белән катлауланган яңа коронавирус инфекциясенең авыр барышы диагнозы куя. Пациентның шулай ук тумыштан килгән генетик авыру (Даун синдромы) аркасында каты коморбид хәле булган.

Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә кергәндә табиблар барлык кирәкле диагностик чаралар үткәрә. Үпкәләрнең 90% зарарлануы (КТ4), сулыш алу авырлыгы ачыклана.

Пациент реанимация бүлегенә кабул ителә. Клиник күрсәтмәләр буенча дәвалана, югары O2 агымы белән кислород ярдәме күрсәтелә. Торышы яхшырган саен акрынлап агым киметелә, аннары кислород маскасына күчерелә.

Дәвалауның катлаулылыгы шунда ки, пациент белән элемтәгә керү авыр була. Ләкин, табиблар аны аңлап, уңышлы дәвалый ала. Реанимациядән соң ир-ат 12 бүлеккә күчерелә.

Кичә пациент өйгә җибәрелә, аңа кислород ярдәме кирәк түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International