Шушы көннәрдә Алабуга РҮХдә Алабуга медицина училищесының соңгы курс студентлары Алабуга РҮХнең баш табибы Рамил Сәфәров һәм Алабуга медицина училищесы директоры Рамил Әхмәтшин белән очраштылар. Ачык диалог укучыларны профориентацияләү программасы кысаларында оештырылды. Очрашуда булачак 100гә якын фельдшер һәм IV курс шәфкать туташы катнашты.